Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вәкаләтле вәкил мантудан баш тартырга кирәк дип саный

Хәзерге вакытта балаларны туберкулезга тикшергәндә ата-аналарга альтернатива тәкъдим итү мөмкинлеген карыйлар, аерым алганда, Манту реакциясе буенча.

(Казан, 26 март, "Татар-информ"). Россия Президенты каршындагы балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова белдерүенчә, хәзерге вакытта балаларны туберкулезга тикшергәндә ата-аналарга альтернатива тәкъдим итү мөмкинлеген карыйлар, аерым алганда, Манту реакциясе буенча. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

"Мин эшли башлаганда, мөрәҗәгатьләрнең күбесе Манту реакциясе белән бәйле иде. Ата-аналар балаларына Манту ясатырга теләми, әмма моның белән бәйле рәвештә аларны балалар бакчасына, мәктәпкә алмыйлар. Без биредә, мәсьәләнең актуальлеген исәпкә алып, Сәламәтлек саклау минситрлыгына мөрәҗәгать иттек. Шушы көннәрдә ата-аналарга сайлау мөмкинлеге булсын өчен альтернатива тәкъдим итү мәсьәләсе карала", - дип хәбәр иткән Анна Кузнецова "Россия 24" телеканалы эфирында.

"Ата-аналар әлеге пробадан канун буенча баш тарта ала, әмма бу очракта тикшерүдә Манту реакциясенә тәңгәл килердәй альтернатив юллар эзләү турында сүз бара", - дип өстәде балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкил.

Манту реакциясе - медицинада туберкулез авыруын билгели торган алым.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/day.html?search=tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев