Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Владимир Путин ипотека ставкасын 8 проценттан арттырмаска кушты

Россиядә торак тапшыру күләме елына 120 миллион квадрат метрга кадәр артырга тиеш.

Россия Президенты Владимир Путин, торакны сатып алу мөмкинлеген арттыру өчен, ипотека ставкаларын киметергә, 8 проценттан да арттырмаска кушты. Бу турыда дәүләт башлыгы Федераль Җыенга юлламасында хәбәр итте.

«Хөкүмәт белән Үзәк банкка ипотека буенча ставкаларны 9 процентка кадәр, ә аннары 8 процентка һәм аннан да түбәнрәккә төшерергә кирәк», – диде Владимир Путин.

Ипотека буенча ставкаларны төшерергә кирәклеге турында узган атнада Татарстанда узган Россия Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышында фикер алышканнар иде. Биредә сүз  Россиядә торак тапшыру күләме елына 120 миллион квадрат метрга кадәр арттыру турындагы май указы үтәлеше турында да барды.

«Торак сатып алуның төп механизмы – ул ипотека. Процент ставкасы күтәрелде, ул ихтыяҗга тискәре йогынты ясарга мөмкин», – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларга.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/20/181245/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев