“ХХнче гасырдан сәлам”
Яңа ел диюгә, күз алдыбызга бүлмә түрендә басып торучы чыршы, аны бизәгән гирляндалар, шул утлар астында ялык-йолык килүче мишура, хуш исле мандариннар, шәмпан шәрабе, бәйрәм көнендә телефонга берөзлексез килеп торган sms-хәбәрләр һәм шуның ише бик күп-бик күп әйбер күз алдына килеп баса.
Ә бар иде бит заманалар, бәйрәм якынлашты исә, котлау открыткалары сайлый башлый идек, кич утырып аларны туганнарга (һәрберсенә аерым теләк белән!) яза идек... Ә иң кызыгы, мөгаен, декабрь ахырыннан башлап гыйнвар урталарына кадәр үзеңә килгән открыткалар булгандыр. Почта тартмасын ачып җибәрүгә, кулыңа 3-4 открытка коелып төшә. Рәсемнәренә генә күз төшер әле: Кыш бабай һәм Кар кызы, 12гә якынлашкан сәгать уклары, тау шуучы бала-чага, урман аланында бәйрәм оештырып йөргән тиен, аю, куянннар... Әйе, безгә, совет чоры балаларына, әкият дөньясына алып кереп китүче, өлкәннәрнең дә күңелен әсир итүче шундый Яңа ел открыткалары белән бер-беребезне тәбрикләргә насыйп булды.
Беренче карашка, бүген замана баласын берни белән дә шаккатырып булмый кебек: үзе сөйләшә торган курчак, пульт белән идарә итеп йөртелә торган машина, тимер юлдан чабучы поезд - болар бакча баласының Кыш бабайдан сорый торган бүләкләрнең бик азы гына әле. Ә инде Кыш бабайга ышанмаса да, әти-әнидән Яңа елга бүләк көткән урта һәм өлкән сыйныф укучысының "запрослар"ы шаккатырлык. Кая инде аларга Яңа ел открыткалары язып утыру да үзләренә килгәннәренә сөенә белү! Шулай да эксперимент эшләп карыйсы иде.
"ХХнче гасырдан сәлам" - сыйныфыбызда оештырылган күргәзмәне без әнә шулай атадык, ә открыткаларны укучылар һәм укытучылар белән бергәләп җыйдык. Өлкәннәр кулы белән язылганнары да, басма хәреф белән язылганнары да, линейка белән юл сызып, бизәкләр төшереп язылганнары да бар араларында.Открыткаларның күбесе 80-90нчы елларга карый, ара-тирә 70нче елларны үз эченә алганнары да бар. Ә иң өлкәне - 1956 елның 27 декабрендә язылганы. Открытка үзе 200 мең тираж белән 1955 елның август аенда "Совет художнигы" типографиясендә басылган, тышына художник В.А.Серовның "Зимний взят" картинасы ясалган, бәясе 20 тиен. Сыйныфташы Сафина Розаның Яңа ел котлавын 56 ел буе (!) саклаган кеше - Бәширов Роберт абый. Кызык, Трактор урамы, 31 йорт Әтнәнең кай җирендә урнашты икән?
Сыйныфыма кереп, открыткаларны караган балаларны күзәтәм. Кемгәдер рәсеме бик матур булып тоела, кайберсе үзе алып килгән открытканы күрсәтә. Менә әйт син шуннан соң баланы шаккатырып булмый дип!
Открыткалар... Чормаларда, ниндидер тартма төпләрендә, китап бите арасында бүген дә бик күбебездә сакланадыр әле алар. Минемчә, чыршы исе белән беррәттән, алардан балачак, могҗиза исе дә килә.
* Язмага карата фикерләрегезне www.atnya-rt.ru сайтында калдыра аласыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 16:07Җәйге чорга керәбез Гадәттә, әлеге чорны янгыннар күп була торган вакытка саныйлар. Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары шуны раслый.6300
-
27 май 2022 - 15:07Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы? Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.6100
-
27 май 2022 - 14:21“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...” Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.8600
-
27 май 2022 - 13:15Хәбәрнамә алдыгызмы әле? Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.6300
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.7200
-
27 май 2022 - 11:50АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.4700
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.14400
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.10201
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.7800
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.10800
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.31200
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.7200
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.34300
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.30000
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.89000
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.33604
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.31200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика