Әтнә таңы

Яңа Җөлби халкы җитәкчеләр белән очрашты – “Әтнә таңы”

Авыллардагы, бигрәк тә кечкенә авылларда яшәүчеләр җитәкчеләрне бер күреп сөйләшергә зар-интизар була. Ә үтенеч, моң-зар аз түгел. Гадәттә менә шундый очрашулардан соң хәл уңайга үзгәрә. "Безнең Яңа Җөлби авылында район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, "Тукай" хуҗалыгы җитәкчесе Илфат Хәкимов, Олы Әтнә башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Мөхәммәтшин белән очрашу булды....

Авыллардагы, бигрәк тә кечкенә авылларда яшәүчеләр җитәкчеләрне бер күреп сөйләшергә зар-интизар була. Ә үтенеч, моң-зар аз түгел. Гадәттә менә шундый очрашулардан соң хәл уңайга үзгәрә. "Безнең Яңа Җөлби авылында район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, "Тукай" хуҗалыгы җитәкчесе Илфат Хәкимов, Олы Әтнә башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Мөхәммәтшин белән очрашу булды.

Реклама

"Бар моң-зарларыбызны уртага салып сөйләштек, гозерләребезне җиткердек. Җитәкчеләр безне игътибар белән тыңладылар, үтенечләребезне хәл итәргә тырышачакларын әйттеләр. Авыл халкы канәгать калды. Менә шушы җыелышта кузгатылган бер генә мәсьәлә хәл ителсә дә, без бик шат инде", - дип хәбәр итте Яңа Җөлби авылында яшәүче өлкән хәбәрчебез Люция Гарипова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: