Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә Татарстандагы 10 районныкы кадәр сөт җитештерә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов программасы, Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов ярдәме белән Яңа Шашы авылында мәдәният йорты төзелеп, кулланышка тапшырылды.

Тантана башында район башлыгы чыгыш ясады, чарага җыелган хәйран ук ишле халыкка быелгы уңышларыбыз хакында сөйләде.

  • Уңышларыбыз күп. Игенчеләребез мактауга лаек: һәр гектар җирдән уртача 37 центнердан күбрәк ашлык җыеп алдык. Гомумән, инде күп еллар буе бу өлкәдә безнең районның “беренче өчлек”тән төшкәне юк. Чагыштырмача уңайсыз килгән елны да иген уңышы буенча республиканың алдынгы 5 районы арасына үтәбез. Бүгенге көндә көнлек тулай сөт савымы 252 тоннадан узып китте. Бу – Татарстандагы 10 районныкы кадәр. Әлеге күрсәткеч белән без Татарстанда абсолют беренче урында! Районда республиканың 40 программасы эшли. Күпме төзелеш – яңа объектлар, яңарту, яшелләндерү, үзгәртүләр – барысы да күз алдында. Һәм шушы уңышларда сезнең өлешегез дә саллы. Бүгенге көндә сезнең “ Таң” хуҗалыгы көнлек 44 тонна сөт белән куандыра. Бу бик күп, диде район башлыгы.

“Таң” хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин бу уңышларның башында район башлыгы торуын билгеләп, аңа зур рәхмәтен җиткерде. Мәһабәт бинага ишарәләп: “Тормышка ашкан хыял бу. Күптән хыялландык”, - диде.

Төзелеш алып барган Арча төзелеш оешмасыннан Зиннур Гарифуллин мәдәният йортын “Таң” хуҗалыгы ярдәме белән бастыруларын, шул ук вакытта аның проекттагыдан зуррак булуын билгеләде. Символик ачкычны мәдәният йорты директоры Зөлфия Гыйниятуллинага тапшырды.

Ә авыл халкы исеменнән чыгыш ясаган Гөлнара Корбанова Яңа ел алдыннан булдырылган яңа бинаның авыл халкы өчен зур бүләк булуына куаныч белдерде.

Мондый бүләкләр тагын да булачак әле биредә. Әйтик, киләсе елны ук үзәк урамга асфальт җәю планлаштырыла, күпер төзергә, олы юлларны карап, тигезләргә уйлыйлар. Район башлыгының бу хактагы сүзләрен алкышларга күмделәр.

Район башлыгы һәм “Таң” җитәкчесе мәдәният йортының кызыл тасмаларын кисеп, аны рәсми рәвештә ачтылар. Соңыннан мәдәният йорты һәм сәнгать өлкәсендәге оешмалар көче белән әзерләнгән концерт тәкъдим иттеләр.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев