Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яман шешне дәвалау өчен Россиядә җитештерелгән даруны теркәячәкләр

Россия сәламәтлек саклау министры әйтүенчә, әлеге дару метастазалы авырулар вакытында да дәвалый ала.

Россиядә яман шеш күзәнәкләрен юкка чыгаручы anti-PD1 препаратын теркәргә җыеналар. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Яңа дару булдыру турында мәгълүматны Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Петербург Халыкара икътисады форумы кысаларында узган “Инновацион дарулар эшләп чыгару – сәламәтлек саклауда яңа киңлекләр” сессиясендә әйтте.

Министр хәзерге вакытта берничә онкологик даруларның клиник сынаулар узуын әйтте. Аларның берсен - anti-PD1 препаратын инде теркәргә җыеналар. "Аnti-PD1 даруы “башка аналогларга караганда күпкә нәтиҗәлерәк булды. Ул яман шешнең меланома, үпкә һәм бөер яман шеше кебек метастаза стадияләрендә дә эшли”, - диде ул.

Вероника Скворцова Россиядә яңа препаратларны кертү тәҗрибәсе турында да искәртте. Мәсәлән, апрель аенда псориазга каршы, авыруның таралуын берничә айга туктата торган, Россиядә җитештерелгән оригиналь препарат теркәлгән. Әлеге тәҗрибә яңа фундаменталь ачышларны һәм яңа технологияләрне үз эченә ала. Һәм дәвалап булмый торган авырулар белән көрәшү өчен оригиналь дарулар эшләүгә күчәргә ярдәм итә, диде министр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/08/187749/

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев