Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җырлап яшибез, җәмәгать

Әңгәмәдәшең белән барган җанлы беседага ни җитә? Кызганычка каршы андый сөйләшеп утырулар, кешенең кеше белән аралашуы бетеп, аны күбрәк интернет, телевизор алмаштыра, кеше үз эченә бикләнә бара кебек.

Иртән торуга телевизор кабызабыз. Без олыларны илдә, дөньяда барган хәлләр кызыксындыра. Һәр каналда Сирия, Алеппо, Донбасс, гуманитар ярдәм, ике арадагы килешүләрнең фәлән тапкыр бозылуы, авиакатастрофалар, кибератакалар, Трамп нәрсә дип әйткән, Рәсәй авиациясенең уңышлары, террорчылыкның көчәюе, шуның нәтиҗәсендә гаепсез халыкның кырылуы турында күп сөйләнелә. Болар бар да кирәктер. Ләкин аларны карагач күңелгә ирексездән, мондый тапшырулар илдәге проблемалардан: хәерчеләр белән байлар арасындагы упкынның тирәнәюе, эшсезлек, бәяләрнең котырынып үсүе, хезмәт хаклары белән пенсияләрнең бер урында тирбәнүе һ.б.дан халык игътибарын читкә юнәлтү өчен эшләнә кебек тоела. Коррупциягә каршы көрәшәбез дип, дәү түрәләрнең миллиардлап акча үзләштерүләрен күрсәтеп, бераздан аларның судан коры чыгулары, бай малайларының иң затлы машиналарда, хокук саклау органнарын бар дип тә белмичә, теләсә нишләп йөрүләре, спортчыларның хезмәт хаклары, сәнгать әһелләренең кеше ышанмаслык зиннәтле тормышы турындагы экраннардан бик еш күрсәтелүче материаллар ярлы халыктан көлү кебегрәк яңгырый.

Үзебезнең яраткан ТНВ каналына әйләнеп кайтыйк. Тәүлек буе барган җыр, такмак, бию-сикерүгә корылган "Мәйдан", "ТМТВ" каналларынан үрнәк алып, ТНВ да сәнгатьне ярата башлады бугай. Ул туктаусыз җырчыларның әллә кайларда булачак гастрольләрен рекламалый. Ришат Төхвәтуллинның Сургутта фәлән числода концерт бирәчәге миңа ни пычагыма кирәк! Еш үткәрелүче, тавышлары чамалы булган җырчыларга пачкалап сыннар, премияләр тапшыру, аларны татар тормышының иң зур вакыйгасы итеп бөтен дөньяга күрсәтүне мин - авыл агае, аңлап бетермим. "Февраль аенда елның иң зур вакыйгасы булган Болгар радиосы премияләрен тапшыру тантанасы булачак", дип көнгә берничә мәртәбә һәр көнне реклама бирәләр. Ә республикадагы тормыш-көнкүреш, икътисадый вакыйгалар, проблемалар кечерәк микәнни!? Экраннарда җырчы, сикерүче, үзләрен юмористка санап йөртсәләр дә, тамашачыны көлдерә алмаган шамакайларны еш күрәбез. Ә шәһәр халкын ашатучы авыл кешесен, завод эшчесен, төзүчене күрәбезме? Ирексездән хәзерге тормыш җыр-биюдән генә тора ахры, дигән нәтиҗәгә киләсең.

...Шәп яшибез, җырлап яшибез җәмәгать!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев