Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

3 декабрь–Халыкара инвалидлар көне

Бу көн календарьда үзгә урын алып тора һәм физик-акыл мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемаларына игътибарны җәлеп итү максатында билгеләп үтелә.

Әлеге көн турында без барыбыз да хәбәрдар. Хәлдән килгәнчә теләктәшлек күрсәтеп, ярдәм итәргә телибез. Мөмкинлеге чикле райондашларыбызга ярдәм йөзеннән ункөнлек игълан ителде. Нәтиҗәсен хәбәр итеп торырбыз.

Тормышта һәрбер адым авырлык белән бирелсә дә,  сынмыйлар-сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр.   Көндәлек тормышларында, эшләрендә аларга һәрвакыт ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтебезне белдерәбез. Барыгызга да алдагы тормышыгызда күңел күтәренкелеге, шатлык-сөенечләр генә телибез.

Фотода Рамазанның кулы, бармакларына операция ясатырга җыена бу олы йөрәкле егет.

С.Мингатина фотосы. Язмасын газетабыздан укырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев