Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

«АК БАРС" иминият компаниясе барысын да каплады

Әтнә - Күшәр - Бәрәзә - Мәңгәр - Яңа Әтнә авылларында яшәүчеләрнең яшеннән, җил-давылдан зыян күрүен хәбәр иткән идек.

"Иминиятләнгән булдымы икән, лапас түбәләре бит", дип борчылды  халык.  Күп тә узмады  "Түләрләр дип уйлаган идек, тик моның кадәрен үк көтмәдек. 100 әр меңләп күчерделәр акчаны", -дип сөйләште зыян күрүчеләр. "Хәтта өйдәге модемнарга зыян килгән иде, аларны да капладылар", - диде Сәрдәдән Райлә. Чынлап та шулаймы бу?

«АК БАРС» иминият ҖЧҖенең  Әтнә бүлекчәсе җитәкчесе Вәсилә Нәҗмиева да моның шулай икәнлеген раслады.

- Июнь ае төгәлләнгәндә бездә иминиятләнгән, зыян күргән  барлык кешенең счетына акча күчерелеп бетәр, дип өметләнәбез. Күбесе түләнде.  Вакытында документ китермәүчеләргә дә шушы араларда акча күчеп бетә. Гомумән алганда, зур зыян күрүчеләргә 100 әр мең акча күчте. 20-25шәр мең түләнгән кешеләр байтак. Монысы кем күпмегә иминиятләүгә карап түләнә. Элекр счетчигын, ТВ приставкаларын, Летай модемнарын  яшен сугып, аларны төзәтү өчен тотылган акчаларны каплау өчен күчерелгән бик зур өстәмә акчалар да  бар. Әлегә кадәр бер генә иминиятләнгән, зыян күргән кешегә акча күчми калганы булмады, - ди җитәкче   (реклама хокукында)

Шулай булсын, хәзерге заманда төзелеш алып бару җиңел түгел.

Фото архивтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев