Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Ары Кыш бабае Азалияне котлады

Кыш бабайга хат язсаң, теләкләр чынга аша.

Яңа ел алдыннан авыл саен йөрүче  Кыш бабайлар, Кар кызлары күбәеп китте. Ары авылыныкылар Түбән Шашыга кадәр барып җитте.

"Исәнме, Кыш бабай. Сине якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән тәбрик итәм.Безнен сиңа язмаганыбызга инде бер ел үтеп тә киткән. Менә янәдән кулыбызга каләм алып, сиңа хат юлларга булдык. Мин инде, сиңа теге вакытта язган кебек, кечкенә кыз түгел, күпкә зур үстем.Мин Азалия кызың булам.Мин әле үзем яза белмим, шуңа да минем исемнән хатны әнием яза. Белгәнеңчә мин гүзәллеге, матурлыгы белән аерылып торган Тубән Шашы авылында гомер итәбез. Безнең авылда бер-берсен хөрмәт итә торган, бик итәгатьле кешеләр яши. Хәзер бөтен дөнья ап-ак карга күмелде, бу вакытны мин аеруча яратам. Әйтик, мин әти- әни белән кышкы урман буенча йөрергә яратабыз, әле алай гына да түгел, без кар фигуралары ясыйбыз. Яраткан Кыш бабай, синең вакытыңның аз булуын беләм. Шуңа да әйтергә теләгәнем шул: 2018 елда мин бик тырышып торнәкләндеру үзәкләрендә, әти-әнием булышлыгы белән  йөрдек. Әлбәттә, мин бик шук кыз тугел, бәлки, кайвакытта бик үк әйбәт тә булмаганмындыр, аларын син барысын да беләсең инде. Мин быел үзем бик тәртипле булдым.Быел безнен гаилэ эчен куанычлы ел булды. Мин быел үз аягыма басып әз генә атлап йорим. Инде анлыйм ничек куаныч икән үз аягың  белән йөрү. Мин үземнең гаиләмә бары тик исәнлек-саулык, бәхет-шатлыклар, бетмәс оптимизм гына теләп калам. Калганнарын үзебез ничек тә булдырып чыгачакбыз, Алла теләсә. Киләсе ел бары тик шатлыклары, куанычлары белән генә килсен. Минем әти-әнием дә, зур булуларына карамастан, һаман да хыялларының тормышка ашуына инанып яшиләр. Сер итеп кенә әйтәм: әнием сиңа һаман да хатлар яза. Без, гаиләм белән, инде күптәннән чыршыны бизәп куйдык. Яңа ел төнендә чыршы астыннан мин үземә,сеңлемә һәм энемэ кечкенә генә булса да бүләк көтәм. Минем үтенечемне кире какмассың дип ышанам.
Кыш бабай, сиңа исәнлек кенә теләп калам. Синең миллионлаган балалар янына барып, аларның барысын да Яңа ел белән котларга ашыгуыңны беләм. Бәлки безнең өйгә дә килерсең? Минем адресны син беләсең. Сине түземсезләнеп көтәчәкмен».


Гөлсем Нәбиуллинанын шигырьен дә язып җибәрәбез.
Кыш бабайга хат
Кыш бабайга мин хат яздым
Сорадым аннан бүләк...
Ап-ак кардай, ак бәхетләр
Тыныч тормышлар теләп...
Мин аңардан сорамадым
Алтын-көмеш бүләкләр...
Сорадым мин, Яңа Ел да
Кабул булсын теләкләр...
Теләдем мин, дусларымның
Шат-бәхетле булуын...
Күңелләре ап-ак кардай
Сафлык бөркеп торуын...
Теләдем туганнарымның
Гел янымда булуын...
Гомерләре озын булып
Бәхетләре артуын...
Иң зур теләгем, шул минем
Әнкәем булсын гел шат...
Беркайчан да чирләмәсен
Сәләмәт булсын һәрчак...
Әнкәем булса янымда
Булса дус-туганнарым...
Күңелемә өмет өстәр
Кышның ак бураннары...
Менә шундый җылы эчтәлекле хат алдык без. Бу хаттан соң ничек итеп Азалияне Кыш бабай котламыйча кала алсын инде. Аны котларга дип безнең Кыш бабабыз белән Кар кызыбыз юлга җыенып чыгып киттеләр. Барып, күреп, бүләкләрен тапшырып, Азалиягә һәм туганнарына иң изге теләкләрен теләп кайттылар. Сәламәт булыйк,елларыбыз тыныч булсын..барлык борчу - хәсрәтләребез узып баручы елда калсын иде...Туачак Яңа еллар белән барыгызны да.

Раилә, Фидаил Кадимовлар,

Ары авылы

Авторлар фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев