Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Бөтенроссия “Кызыл канәфер” акциясе Татарстанда 22 июньдә тәмамланачак

Акциядә катнашу бик җиңел, моның өчен шәһәр урамнарында, паркларда һәм кибетләрдә кызыл канәфер рәвешендәге значок сатып алырга кирәк.

Татарстанда “Кызыл канәфер” Бөтенроссия акциясе дәвам итә. 8 майда башланган акция 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта акцияне оештыручылар хәбәр итә.

“Акция 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк”, - диде “Җиңү волонтерлары” хәрәкәтенең республика бүлекчәсе җитәкчесе Азат Идрисов.

Чарада теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен челтәр кибетләрендә, шулай ук шәһәр урамнарында һәм паркларда теләгән бәягә кызыл канәфер рәвешендәге значок сатып алырга кирәк. Сатудан һәм значоклар таратудан кергән барлык акчалар медицина дәвалавына, даруларга, катлаулы операцияләргә мохтаҗ ветераннарга биреләчәк.

Акция уздырылган еллар дәвамында 6 миллионнан артык значок сатылган. Җыелган акчалар Россиядәге меңләгән сугыш һәм хәрби бәрелеш ветераннарына ярдәм итүгә тотылган.

Узган елда акция йомгаклары буенча катнашучы төбәкләр арасында Татарстан иң яхшы нәтиҗә күрсәткән. “Җиңү волонтерлары” 144 мең сумнан артык акча җыйган. Алар барысы да “Буыннар хәтере” фондына күчерелгән. 

Нәтиҗәдә Сугыш ветераннары госпитале өчен 2,7 млн сумлык медицина җиһазлары сатып алынган. 21 ветеранга 1,1 млн сумнан артык өстәмә ярдәм күрсәтелгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/08/187747/

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев