Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Бу матурлыкны сагынырбыз әле

Кая карасаң да, чәчкәгә барып төртелә торган фасыл.

Җәйне түземсезлек белән көттек, яздан башлап нинди генә рассадалар утыртмадык. Ул чәчкәләрнең ниндиен генә сайламадык. Мәшәкате дә онытылды. Гөлбакча ясыйсыбыз килде. Хәзер бит шулай, яшелчә үстерү арткы планга калып бара. Иң элек чәчкәләр утыртабыз. Ишек алдына да, бакчага да, капка алларына да. Оешмалар өчен дә утыртыла бу рассадалар. Аларны да гөлбакча итәбез. 

Бәрәскәдә дә шулай бу. Түбән Бәрәскә авылына барганыгыз бардыр. Бар җирдә чәчкәләр үсә. Ә мин үзем аларның мәдәният йортларын үз итәм. Затлы булып, биектә балкып утыра. Ә чәчкәләре... сөбханалла.

- Үзебез дә сокланып карыйбыз, караган саен карыйсы килә. Карагач күңел сөенә. Куйган хезмәте дә онытыла,- диләр үзләре дә.

Көзләрне дә балкытып утырырга язсын бу чәчкәләргә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев