Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

"Эшкә барып кайтканчы өч мәртәбә туктатып тикшерделәр" - Раиләдән киңәш

Үз-үзеңне изоляцияләү шартларында яшибез. Нинди каршылыклар белән очраштыгыз?

Райондашлардан сораштыру үткәреп алдым. Төрле фикерләр бар, сезне дә  берсе белән таныштырыйм әле.

Раилә Нигъмәтҗанова, Иске Мәңгәр авылы:

- Мин эш урыныма барып кайттым. Машиналар бик йөрми, кешеләр аз урамда. Барып кайтканчы өч мәртәбә туктатып, өйдән чыгарга ярый дигән рөхсәт кәгазен  тикшерделәр. Машина белән барган идем. "Синең рөхсәт кәгазеңдә  машинада йөри дип язылмаган. Бүгенгә рөхсәт, иртәгедән җәяү йөр, диде бер рус тикшерүчесе. Машиналы кешеләргә киңәш: хуҗаларыгыздан рөхсәт язуы алганда, рөхсәт кәгазенең астагы графасындагы   "При наличии сведения об автомобиле" дигән өлешен дә тутыртып алыгыз. 

Өйдә буш вакыт булганда маскалар тектем. Элек алган материалым бар иде, тегәргә яратам. Тегү машинам юк, кулдан тегәм. Әни өйрәткәнчә вак-вак атлатып тексәң,  нәкъ машинаныкы кебек була.

Раиләнең фотоларын кулланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев