Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

"Финнарга исебез китте..." - Татарстан башкаласында VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы дәвам итә

Форум эшчәнлегендә Яңа Шашыдан – Чулпан Корбанова, Олы Мәңгәрдән – Рүзилә Фәттахова катнаша дип язган идем. Алар тәэсирләре белән уртаклашалар.

Форум  эшчәнлегендә 30 чит ил, РФнең 60 регионы һәм Татарстаннан 1000нән артык делегат катнашыр, дип көтелә, дип язган идем http://atnya-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/chulpan-beln-rzil-mene-ikese//atnya-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/chulpan-beln-rzil-mene-ikese

Форум программасы эчендә эшлекле очрашулар (пленар утырыш, дискуссион мәйданчыклар, проект сессияләрен уздыру), төрледән-төрле мәдәни-мәгълүмати һәм өйрәнү сәяхәтләре, шулай ук Казанның татар тарихы белән бәйле урыннарына бару, Арчада шәһәр көнендә һәм “Печән базары” фестивалендә катнашу күз алдында тотыла.

Кызларыбызның кичә танышмаган кешесе калмады. Иң элек Кытай татарлары белән таныштылар алар.  Аннан соң Финляндия татарлары белән. 

- Исебез китте, Кытай татарлары татарча  бездән чиста сөйләшәләр, финнар  рус телен белмиләр, чиста татарча гына сөйләшәләр. Америкадан да килгән татарлар бар, алар белән танышып өлгермәдек әле. Тәэсирләр шулкадәр күп. Монда татар телендә генә сөйләшәләр, җанга шулкадәр рәхәт.  Бүген Корстонда форумның ачылышы була. Аннан соң проектлар яклау башлана. 4 августта Болгарга барабыз. Бик тыгыз график белән эшлибез. Татар булуыбызга горурланып йөрибез, райондашларга сәлам, - дип хәбәр итте Чулпан Корбанова. 

Һәм фотолар салды. Карагыз, сокланыгыз, горурланыгыз.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев