2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда елына 1 млрд сумнан артык керемле 43 кеше исәпләнә. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте.
«Алар барысы да салымнарны законда билгеләнгән вакытта түлиләр», – дип билгеләп үтте Сафиуллин.
Аның сүзләренчә, республикада миллиардерлар саны ел саен арта. Әйтик, 2024 елда алар – 39, ә 2023 елда 30 кеше булган.
Нет комментариев