Күшәр авылында яшәүче Рамазанның бармаклы булуын бик телибез. Кенәр интернат мәктәбендә белем ала ул.
Барыбызны да гаҗәпкә калдырып, сокландырып, Кенәр авылында Рамазанга багышланган Хәйрия концерты булды.
- Олы рәхмәтләр яусын бу концертны оештыручыларга, Кенәр авывлындагы мәктәп коллективларына. Һәм безнең хәлебезгә кереп, концертка килүчеләргә. Клуб тулы, бер генә дә буш урын юк иде. Ә концертының әйбәтлекләре. Без Сезнең һәркайсыгызга бик рәхмәтле, - ди Рамазанның әнисе Наилә Мөбәрәкшина.
Олы йөрәклеләр, игелекле кешеләрне очраткан саен җанга рәхәт булып китә. Меңе белән артып кайтсын.
С.Мингатина фотосы, архив-2019
Нет комментариев