Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Мәчет тә, мәктәп тә эшли, җәмәгать...

12 яшькә кадәрге балаларга һәм 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, әлегә, мәчеткә килергә киңәш ителми.

Албаниянең мөселман җәмгыяте, чикләүләрне үтәгән шартларда, мәчетләр эшчәнлеген яңадан башлау турында карарга килгән. Бу хакта «Интерфакс» Associated Press агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Мәчеттә ун минут кына булырга рөхсәт ителә. Анда төркемнәр белән түгел, ялгызың гына керергә ярый. Шул ук вакытта, һәркем перчатка кияргә һәм мәчеттәге башка кешеләр белән дистанция сакларга тиеш. 12 яшькә кадәрге балаларга һәм 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә мәчеткә килергә киңәш ителми.

Иман йортында даими рәвештә дезинфекция үткәрелергә тиеш.

Албаниядә мәчетләр һәм христиан чиркәүләре, коронавирус эпидемиясе башлану сәбәпле, март урталарында ябылган иде.

Дүшәмбе көнне Албания мәктәпләрендә белем алучы 30 меңгә якын өлкән сыйныф укучысы да яңадан парта артына утырды.

Илдә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның барлыгы 948 очрагы теркәлгән, 31 кеше үлгән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/18-05-2020/ger-e-rayonynda-berenche-t-rkem-egetl-rne-tantanaly-t-st-armiyag-ozattylar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев