Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Мин сезгә чиксез рәхмәтле - Рамазанның әнисе яза

"Әтнә таңы" газетасы хезмәткәрләренә, безгә ярдәм итүчеләргә рәхмәтем чиксез.

Изгелек кылыр өчен миллионер булырга кирәкми, диләр. Бу чынлап та шулай икән. Мин Әтнәләр безне белмәгәч, Әтнә халкыннан ярдәм көтмәгән идем. Киресенчә,  әйтә күрмәгез дип, хәлебезне яшерергә тырыштым. Безнең кебекләр аз түгел, уңайсыз да. Тик чарасыз калгач, ярдәм сорамыйча кая барасың. Апам Сүрия безнең хәлебезне белә торып читтә кала алмады.

"Син ялгышасың, Әтнә халкы бик әйбәт, алар сиңа таяныч булачаклар. Рамазан Әтнә халкының шәфкатен тоячак әле", дигәч тә ышанып бетә алмадым. Фикерем тиз үзгәрде. Без Әтнә халкының ярдәмен генә түгел, газета сайты аша язылган мәкаләне укучыларның да ярдәм итеп күчерелгән акчаларын алдык. Хәлебезне сорашучылар күбәйде. 

Өебезгә килүчеләр саны да  артты. Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида апайның зур суммадагы акча күтәреп килүен күргәч, дәшә дә алмый тордым. Бер белмәгән, безнең бер ярдәмебезне тоймаган кешеләргә нинди рәхмәт сүзләремне әйтсәм дә аз булыр.

Кичә  Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы студентлары, укытучылары килеп керде. Алар да укучылар, ата-аналар, укытучылар исеменнән җыйналган акча һәм балаларга күчтәнәчләр алып килгәннәр.  Техникум студентларының рулет пешереп сатуларын  ишеткәч, сүз дә әйтә алмадым. Исән - сау булыгыз, бала хәсрәте күрмәгез берегез дә.

Ярдәм тою олы бәхет булса, авыр чакта кайгы алдында ялгызың гына түгеллекне аңлау икеләтә бәхет икән. Мин моңа кабат инандым.

Акчаларның суммасын күрсәтергә сезнең ризалыктан башка базмадым. Әнием: "Сәдаканы күрсәтеп бирмиләр, кызым, кабул булсын, игелек күрсеннәр, меңе белән үзләренә әйләнеп кайтсын", дип телик диде. Алар аз түгел. Рәхмәт Сезгә, изге күңелле кешеләр.

Найлә Мөбәрәкшина,

Күшәр авылы.

Фотода: студентлар пешереп саткан рулет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев