Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Мондый хөрмәт бар җирдә дә юк ул...

Әфганчыларга булган хөрмәт сөендерә. Елның ел буе шулай булсын иде ул. Әле ярый истәлекле көннәре бар дип куясың ирексездән.

Районыбызның әфган сугышында катнашучыларын атна дәвамында хөрмәтләделәр. Төрле кичәләр, вафат булучыларның исемен мәңгеләштергән спорт бәйгеләре быел да онытылмады.

Бүген Ленин исемендәге хуҗалык рәисе Илгиз Вилдан улы Хәйруллин җирлектәге дүрт әфганчыны - Сабирҗанов Радик, Галләмов Илфар, Кәбиров Ленар, Нәҗмиев Камилне үзенә дәште. Хуҗалык рәисе әфганчылар белән сөйләште, аларның көнкүреше хакында да сорашты. 

30 еллык хәтер-юбилей уңаеннан һәркайсын котлап, тыныч тормыштагы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, бүләк пакетлар тапшырды.

Илшат Закиров кайткач  вафат булу сәбәпле, бу көнне күрә алмады. Аның әнисенә барып, хәлен белеп, бүләк тапшырдылар.

Аздан күңел була. Ә сугышны үткәннәр өчен бу көн дә күз яшьле. Ленар Кәбиров язганча, "Төшләремдә һәрчак сугыш бара...". Иминлектә яшик.

А.Фатыйхова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев