Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Районыбызның беткән авыл зиратын Алабуга ир-егете яңартты

Җир йөзендә инде авылы булмаган Атамыш зираты яңартылды.

Кызганыч, җир йөзеннән юкка чыккан авыллар саны артуга бара. Ул авылларны инде яшьләребез белми дә, ә белүчеләр дөнья куа. Кысан вакытка сыеша алмый  шулай йөгергәндә, адәм баласын туктатып уйлата торган гамәл кылучылар да еш очрый. Бу вакыйга  әнә шундыйлардан.

Дөньяга генерал-полковник Ачалов Владислав Алексеевичны һәм күп кенә танылган шәхесләрне биргән Атамыш авылы Әтнә районы үзәгеннән көнбатышка таба 22 км ераклыкта урнашкан була. 2000 нче елда әле бу авылда рус милләтеннән булган 10 кеше гомер итә.

Казан ханлыгы чорында барлыкка килгән бу авыл 1920 нче елга кадәр Күлле Киме волостеның Краснококшай өязенә  керә. 1920  нче еллардан башлап, Арча, Дөбъяз, Тукай,  Әтнә районнарына кертелгән бу авыл 1990 нчы елның  октябрендә кабат Әтнә районы составына керә.

    Менә шушы  авылның зираты яңартылды. Атамышның иске зиратының әйләнәсе үк сүтеп алынып, зираты чистартылып, яңадан сетка белән тотылды. Бу изге эшне Татарстан Республикасының атказанган энергетигы, Алабугада яшәүче Забелкин Борис Александрович башкарды. Алабугадан үз материалларын, кешеләрен алып кайтты, эшләтте... 

Борис Александрович Атамыш авылында туа, Рус Алатында белем ала.  

Безгә  бу хакта "Әтнә таңы"ның сайтын укып баручы якташыбыз, вакытында Арча район электр челтәрен җитәкләгән, бүген лаеклы ялда булган, 42 ел стажлы   мәртәбәле энергетик Дамир Хафиз улы Вахитов хәбәр итте.

Фото:     https://www.business-gazeta.ru/article/48538?utc_source=from_cp

https://www.business-gazeta.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев