Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Күршеләрдә булган янгын бар мөлкәтне көлгә әйләндергән

Карактан кала, янгыннан калмый диләр халыкта.

30 елга якын үз көчебез белән бөртекләп җыелган мал-мөлкәтебез ярты сәгать эчендә көлгә әйләнде. Мон­дый хәлнең аяныч икәнлеген, үз башыңа төш­кәч, тагын да ныграк аңлыйсың икән. Безнең дә гаи­лә­безне әнә шундый фаҗига читләтеп үтмәде. Кү­рәчәкне күрми, гүргә кереп булмый шул. Март аенда хуҗалыгыбызда янгын чыгып, йорт-җиребез, ла­пас белән бергә кош-корт, мал-туарларыбыз янып бетте. Иртәнге 4ләр тирәсендә лапастан чыккан ут тиз арада йор­тыбызга да үрмәләде. Ул минутларда авыл уянып кына килгән вакыт.  Ходайга шөкер, утны күршеләребез дә  күреп ала һәм янгын сүндерүчеләргә вакытында хәбәр итәләр. Алар­ның бердәмлеге, уяу булулары өчен без бик рәхмәтле.
Әлеге рәхмәт хаты аша без аеруча олы рәхмәтебезне “Шахтер” хуҗалыгы җитәкчесе Айназ Габделәхәт улы Хәкимовка
җиткерәсебез килә. Йорт-җиребезне аякка бастыру өчен  тө­зелеш материаллары белән һәм матди яктан зур ярдәм кулы сузды ул. Җаваплы хезмәтегездә яңа үрләр, зур уңышлар юлдаш булсын, сау-сәламәт булып, кылган яхшылыкларыгыздан канәгатьлелек тоеп, озын гомерләр яшәргә насыйп итсен Сезгә!
Кайгыбызны уртаклашкан, рухи һәм матди яктан булышкан авыл­дашларыбызга, күрше-күлән, туганнарга, классташлар­га, хезмәттәшләргә, дусларга, райондашларга чиксез рәх­мәт сүз­ләребезне ирештерәбез. Һәрберегезгә дә  кылган из­ге­лек­лә­регез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Хәвеф-хәтәр, кайгы-хәсрәт күрми, исән-сау яшәргә язсын һәрбарчабызга.
Зур ихтирам һәм чиксез рәхмәт хисләре белән, Арча
районы Яңа Кишет авылыннан Сәләхиевлар гаиләсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев