Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Сабыйны коляскадан атып бәргән...

Балалар йортындагы тәрбияченең кыланышын видеога төшереп алганнар.

Самара шәһәрендәге балалар йортында сабыйны коляскадан атып бәргән тәрбиячене эшеннән куганнар. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Элегрәк социаль челтәрләрдә “Солнышко” балалар йортыннан видео урнаштырылган иде. Видеода тәрбияченең урамда йөргән вакытта баланы уенчык коляскасыннан җиргә очыруы күренә, шуннан соң сабый беседканың идәненә ятып кала.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, учреждениенең ике хезмәткәренә карата тикшерү башланган. Шулай ук әлеге хәлне күзәтеп торган, әмма моңа кысылмаган хезмәткәр дә эштән колак каккан. Эштән куылган тәрбияче элек дисциплинар җаваплылыкка тартылмаган булган.

Видео чыкканнан соң, Самара өлкәсе буенча Тикшерү комитеты идарәсе һәм төбәк прокуратурасы тикшерү эше башлаган.
 

Фото: activityedu.ru

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев