Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

"Семинарда үзгә төсмер күрдем" - Гөлүсә Батталова

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан Күңгәр авыл җирлегендә район ветераннар советының киңәйтелгән утырышы-семинары булды.

Әлеге чараны ветераннар советы Күңгәр авыл җирлеге  белән бергә оештырган иде. 

Семинар Күңгәр мәдәният йортында башланды. Фойеда Фәйзи ага Галиев, Рүзия Камаева, Гөлүсә Батталова китапларыннан, Мәхмүт Хәкимҗанов , Рүзия Камаева кул эшләреннән, Илдар Вәлиуллин картиналарыннан күргәзмә оештырылган иде. 

Семинар үзе түгәрәк өстәл артында  башланып китте. Район ветераннар  советы рәисе Мингазиз Зиннәтов авыл җирлекләрендәге ветераннар советы әгъзалары, килгән кунаклар чыгыш ясады. 

Күңгәр һәм Күшәр авылы үзешчәннәре чыгышы да җылы кабул ителде. 

Соңрак ремонттан соң танып булмас дәрәҗәдә матурланган һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

Авылларның чисталыгы да күзгә ташлана. Монысы инде авыл кешеләренең, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, мәктәп коллективының зур тырышлыгы нәтиҗәсе. Моның шулай икәнлеген  авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова да ассызыклады.

Семинар мәдәният йортыннан соң,  Күңгәр мәктәбендә дәвам итте. "Укучыларның чыгышы, Күңгәр авылының сугыш чорындагы  тормышы турында тарихи кинокадрлар семинарга  үзгә төсмер өстәде. Тәэсире бик зур булды", - ди әлеге җыелышка авылдашлары тарафыннан кунак итеп чакырылган шагыйрә  Гөлүсә Батталова.

Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.

Р.Галиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев