Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Татарстан мәдәният министры китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бүген Бөтенроссия китапханә хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Хөрмәтле китапханә хезмәткәрләре! Кадерле китап укучылар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Бөтенроссия китапханәчеләр көне белән тәбрик итәм.

Китапханә барлык заманнарда да гасырлар буе тупланган мәдәни һәм фәнни мирасны саклау үзәге булган. Китапханәләр ярдәме белән кешелек тарихы хакында кыйммәтле мәгълүмат безгә кадәр килеп җиткән, күп буыннарның тәҗрибәсе сакланган. Республиканың бөтен халык куллана ала торган китапханә фондында 23 миллионнан артык басма исәпләнә. 

Хәзерге заманда китапханә җәмәгатьчелеге зур һәм җитди үзгәрешләр алдында тора. Цифрлы икътисад үсеше чорында заманча мәгълүматлаштыру һәм телекоммуникацияле технологияләрне файдалануга зур игътибар бирелә. Республиканың 94 проценттан артык гомумфайдаланыштагы китапханәләре Интернет челтәренә тоташтырылган. "Татарстан Республикасы электрон милли китапханәсе" актив үсештә. 

Китапханә шәхеснең аң ягыннан үсеш ноктасы булырга, белем бирү үзәгенә, фикер алышу, иҗат өчен үзенчәлекле мәйданга әйләнергә, ял итү һәм мәгълүмати агарту өчен кирәкле урынга әверелергә тиеш. 

Яңа инициативалар, иҗади уңышлар, кызыклы перспективалы проектлар теләп калам. Сәламәтлек һәм иминлек!" - диелгән котлауда.


http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/27/164793/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев