Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Әтнә балалар бакчасы ду килә

Ничек уйлап, ничек эшләп бетерәләр, дип сокланам да, гаҗәпләнәм дә. Сабыйлар бит.

Өйдә кайчак бер баланы тыңлатып булмый, ә тәрбиячеләр  шул балалар белән спектакль куярга әзерләнәләр.

 

   Юк ялгышмыйм, Әтнә балалар бакчасының икесендә дә  театр атналыгы  уздырылачак. Бакчадагы төркем балалары график нигезендә  бер әкият сәхнәләштерәчәкләр. Дүшәмбе көннән башлап ике кечкенәләр төркеменнән алып мәктәпкә әзерлек группаларында йөрүчеләргә кадәр шул сәхнәләштергән әсәрләреннән  спектакль уйнап күрсәтәчәкләр.

–          Җомга көнне исә балалар бакчасында эшләүче белгечләр,  үзебез,  балаларга бүләк ясап, Абдулла Алишның “Койрыклар” әкиятен сәхнәләштереп  спектакль уйныйбыз. Әле бу гына да түгел, икенче кечкенәләр төркеме дә, театр атналыгы кысаларында сюрприз вәгъдә итә. Тик анысы декабрь аенда булачак”, – ди “Кояшкай” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Зилә Рафис кызы Шәфигуллина.

 Фото балалар бакчасы альбомыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев