Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

"Әтнә таңы"на ташламалы язылу игълан ителә

Районнан оешканнан бирле бергә атлаган, бер булып яшәгән газета укучыларыбызга эндәшәбез.

3 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр газетабызга ташлама белән язылып була. Язылу бәясе -  615 сум.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 

   Замана реактив тизлек белән алга бара, кыйммәтләр үзгәрә. Кешене компьютер, роботлар кысып чыгара торган эрага аяк басып киләбез, безнең өчен бик кадерле булган газета-журналлар да кирәксезгә калып бара. Кәгазь газетага алмашка электрон газеталар килә. Үзгәреш зур, уңайлыгы да бар, кимчелекләре дә җитәрлек. Бәяләр үсә, хезмәт хакы калыша. Менә шундый шартларда чыгарабыз бүген газетабызны. Дистәләгән авылларда почтальон да юк. Аптырагач альтернатив язылу игълан итеп, журналистлар үзләре газета чыгарып, үзләре газетага яздырып, үзләре газета таратырга мәҗбүр бүген. Алай эшләмәс идек, "Газетадан аерыласыбыз килми,  почтальон юк авылда",  дип, зар елап шалтырата укучыларыбыз. Ә почтага эшкә керергә атлыгып торучы юк... Газетаны да юк итәсебез килми, нинди кыенлыклар белән аякка басуыбызны сез яхшы беләсез. Әле дә җиңел түгел, журналист хезмәте гел сынауларга дучар ителә. Кәгазь газеталар кыл өстендә гомер итә.

"Кирәк тә түгел кебек,  сайты бар, килмәсә кәгазе җитми..." - шулай дисез. Шулай булгач,  аерылмыйк әле. 

С. Мингатина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев