Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Урысчасы бездә дә бар, ә татарчасы?.. 

Татарстанда дәүләт телләре турындагы закон таләпләре үтәлеше буенча агымдагы елның 26 октябрендә узган киңәшмәдә махсус протокол кабул ителде. 

Ул урам күрсәткечләре һәм кибетләрдә куелучы элмә такталарның ике дәүләт телендә булуын таләп итә. Хезмәт күрсәтү һәм коммерөия эшчәнлегенә кагылышлы өлкәләрдә шул җирдә яшәгән халык теле файдаланыла. Димәк, төрле афишалар, белдерүләр, башка күрсәтмә мәгълүмат татар һәм рус телләрендә булырга тиеш. 


Казан артының йөзек кашы булган, халкының иң күп өлешен татарлар тәшкил иткән Әтнә районында бу яктан хәлләр ничегрәк соң? Әллә кая барып торасы да юк. Редакция тәрәзәсеннән күренеп торган ике этажлы “Затлы” кибетләр челтәренең почмагына гына күз салыйк. “Детский”, “Смешные цены” дигән элмә такталар күренеп тора. Үзәк урамга чыксак та шул хәл, күпләгән рус телендәге элмә такталары арасыннан үз телебездәге җанга якын “Даруханә”белән “Бүләкләр” дигәнен генә эзләп табалдым.

Урам буйлап өскәрәк менсәм, анда ни хәлләрдер, анысын әйтә алмыйм. Үзгәреш бик аздыр дип уйлыйм. Ерактан ук күренеп торган “ Әтнә базары” сүзләре йөрәккә май булып ята ятуын. Оешмаларның элмә такталары да ике телдә язылып куелган дип беләм. Шулай була күрсен.Авыл исемнәре дә ике телдә.

Еш кына татарчасы булмагач, әллә нинди колакка ятышсыз исемнәр дә укырга туры килә. Заман алга барган саен, телгә кагылышлы үзгәрешләр безнең районга да какгылмый калмас әле. Шуңа өметләник.

С.Мингатина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев