Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Вафатыннан соң 32 ел үзләре белән бер сафта йөртәләр - Ләйлә Мөхтәр кызының хөрмәтен кабул итегез

Дустың булса шундый булсын, синең өчен үләрлек, дустың булса шундый булсын - сине данга күмәрлек!

Менә бу ике юллык сүзләр тезмәсе  - энем Ревальнең яшәешен дә, аның сыйныфташларының, чын дуслыкның  ниндилеген дә ачык күрсәтә.

"Әтнә таңы" сайтыннан  энем Реваль Низамов рухын зурлап, аның исемен мәңгеләштереп үткәрелгән хоккей турниры турындагы язманы ничә мәртәбәләр укыганымны хәтерли дә алмыйм. Әйтерсең, "Апай, апай", дип энем үзе кайтып керде.   Кайтып керде дә барлык якты хатирәләрне айкап ташлады. Миңа бер дә исемем белән дәшмәде ул.

   Ревальне  югалтуның ачысын әйтеп тә, язып та җиткереп булмас. Яши башлаган вакыт, матур вакыт, бөтен киләчәге алда вакыт,  КХТИда укыды, стипендия ала да, көнендә минем янга килеп җитә, "Апай, мә акча синдә булсын", дип акчасын калдыра. Аның стипендиясе  "повышенная стипендия", 76 сум, ул вакыт өчен күп акча, гел 5 легә генә укыды ул. Мин саклап торам да, авылга кайтканда алып, әнигә тапшыра иде.

Хәтере уникаль иде аның, бер карап алса, нәкъ шундый итеп сөйләп тә бирә иде. Иң якты матур еллар, рәхәт вакытлар аның белән үткән. Тора-тора сагындыра.  Олыгая барган саен балачак хатирәләре яктыра, якыная. Исән сау булса, нинди ачышлар ясамаган булыр иде, фән эшлеклесе булып үсәр иде. Изге күңелле, мәрхәмәтле кеше булыр иде. 

Иң куандырганы: Ревальнең сыйныфташлары, аларның Ревальне онытмаулары, менә 32 ел буе, ноябрьдә 33 ел була, алар Ревальне үзләре белән бер сафта яшәтәләр. Елның - елында, ничә еллар үтсә дә, энемне онытмыйча, хөрмәт итеп, аның яраткан уенына багышлап, зурлап ярышлар үткәрәләр. 

Чын күңелләреннән уйнап йөргәннәренә сокланам. Спонсорларына - туганыбыз Сабитов Рәдифкә, классташлары Хәбибуллин Рөстәмгә, Зарипов Илдарга  бик зур рәхмәт.

      Күршем, укытучы Зарипов Булатка да хөрмәтем һәм рәхмәтем чиксез, үзем дә укытучы булып эшлим, оештыру эшенең ниндилеген аңлыйм.  Бер генә ел да түгел, ничә еллар буе шушы бәйгене үткәрәләр, Реваль Мөхтәр улы Низамовны белмәүчеләр дә аның белән кызыксына, аңа дога кыла, чөнки  күәмнәр аны оныттырмый.  

Чернобыль АЭСы фаҗигасен, атом-төш коралларның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген Реваль үз гомерен корбан итеп күрсәтте. Фаҗига урынына  беренчеләрдән  булып барып керде дә, аннан соң  кайткач озак яшәмәде дә. Шәм кебек эреде дә бетте. Урыны оҗмахта булсын.

Ә Сезгә - хөрмәтле авылдашларым, энемне озак еллар "яшәткәнегез" өчен рәхмәтем чиксез. Сәламәт булыгыз!

Ревальнең бертуган апасы Ләйлә, Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев