Зират карап кына торырлык
Мөнәсәбәт

Зират карап кына торырлык

Кече Әтнә халкына хөрмәтем зур.

Бердәм бу авыл. Нәрсә эшләсәләр дә, җиренә җиткереп эшлиләр. Бәйрәмме ул, эшме, сыйфаты сокланырлык.

Миңа аларның мәңгелек йорт- зиратка булган хөрмәтле мөнәсәбәтләре ошый. Бердәм күтәреләләр дә ялт иттереп җыештырып куялар, бер җирдә дә чүп әсәре калмый. 

Шушы көннәрдә зират әйләнәләрендә үскән әрекмән-*кычытканнарны чаптылар алар. Беррәттән зират эчендәгеләрен  дә чапты ир-атлар. Чаптылар да, җыеп та алдылар. Эшне аны кем дә эшли, ә менә алар кебек үк сыйфатлы итеп башкару өчен Кече Әтнәдә яшәү кирәк.  

С.Мингатина фотосы


Нет комментариев