Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Зиратка ник юл юк?..

Редакциягә Күәм авылында яшәүче Рүзәл абый Хәсбиуллин шалтыратты.

- Җаным әрни, сеңелем. Мондый хәл булмый, мин авылдагы, үзебезнең тирәгә караган зиратның башлыгы булып торам. Дусымга китә торган якта бу зират. Әтнә ягыннан килгәндә өченчесе була бугай. Безнең җирлектә зиратлар күп. Һәр зиратка илтә торган юл бар. Безнең баштагысында да бар иде ул. Кырыйларына чирәм үскән юл иде инде ул. Кайсының башына нинди фикер килгәндер,  шул  зират юлын  хуҗалык тракторы сукалап китте. Ярар, басуның юл өлешен әйләнеп йөрмәс өчен тоташ сукалагандыр дип, күңелемне юатып,  үз машинам белән зиратка юл салдым. Чөнки басу кантары аша зиратка йөрү җиңел түгел. Олы яшьтәгеләр дә  җәяү менә зиратка. Мәет күмәсе булса да сукаланган басу аша узасы бар, чөнки башка юлы юк.  Йөри башладык салган юлдан, күп тә үтмәде, культи  кереп тагын бетте юл. Совхозның идарәчесен күреп әйтеп, зират юлларының бар җирдә булуын, бу юлларны бетермәскә кирәклеген  аңлатып күрсәттем. "Белмәдек", ди.  Зиратка илткәнен күрмәгән нинди кешеләр бу. Күңел рәнҗеде. Мин дә бала-чага түгел, авыл халкын, әрвахларны хөрмәт итәргә кирәк. Барыбызның да якыннары шунда, ахыр килеп барыбыз да шунда барасы. Зират юлына чәчелгән иген белән генә баеп булмый. Аны барыбер таптап үтәчәкләр. Башка юлларны  бетергәндә дә, монысын калдырырга кирәк иде,  - дип язасы сүзләрен җиткерде Рүзәл абый.

Олы кешенең җан әрнүе белән әйтелгән бу сүзләреннән соң авыр булып китте. Күәм авыл җирлеге башлыгы  Реваль Гатауллин белән дә, "Тукай" хуҗалыгы җитәкчесе Илфат Хәкимов белән дә сөйләштек бу хакта.

- Махсус бу юлны бетерү турында сөйләшү булмады. Тоташ сукалаганнардыр. Уңайсызрак килеп чыккан. Авыл халкы безне аңлар, башка зиратларга юл калдырылган кебек монда юл булыр. Аңлашырбыз, - диде җитәкчеләр. 

Шулай була күрсен.

Хәмит Бадиков фотосында сукаланган юл. Калган икесе башка зиратларга илтүче юллар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев