Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
милли проект

"Рөстәм Миңнеханов Алияне котлаганга авылыбыз белән сөендек", диләр Олы Мәңгәрдә яшәүчеләр.

ТР Президенты Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә булды. Үзәктә Рөстәм Миңнеханов өченче балалары  туган Муллахмәтовлар гаиләсен  котлады

Бөтен район кешесен белеп тә бетереп булмый, куанычлы хәбәр килеп иреште. Олы Мәңгәр авылында яшәүчеләр элемтәгә чыгып, Алиянең чыгышы белән безнең яктан,  Әтнә районыннан булуын әйттеләр.

- Аның әнисе Розалия - Олы Мәңгәр авылыннан, әтисе Мөхтәр - Иске Мәңгәр авылыннан. Авылдашларыбызны Илбашы зурлаганга авылыбыз белән сөендек. Исән-сау эшләсен Президентыбыз Рөстәм Нургали улы...- диләр алар. Амиин, шулай булсын.

Алия Мулләхмәтова - балалар бакчасы тәрбиячесе. Беренче ике баланы 4 нче  бала тудыру йортында тапкан, әмма өченче йөклелек вакытында аның йөрәге белән проблемалары булуы ачыкланган. Кичә бу хакта язган идек.

http://atnya-rt.ru/news/mgyiyat/rstm-minekhanov-khatyn-kyzlarny-totrykly-sotsial-garantiyalre-bulyrga-tiesh

Фотоларны авылдашлары җибәрде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев