Әтнә техникумы - «Конкурс урынын иң яхшы презентацияләү»че
Район хәбәрләре

Әтнә техникумы - «Конкурс урынын иң яхшы презентацияләү»че

«Казан «Агросәнәгать паркында 26 сентябрьдә «Осталар шәһәре» исемле республика ярминкә-күргәзмәсе узды. Мәктәп укучылары, көллият һәм техникум студентлары бай авыл хуҗалыгы продукциясен һәм техник иҗат эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.

Һәр муниципаль район көллиятләр, техникумнар, мәктәпләр, өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм предприятиеләренең уртак көче белән булдырылган үз мәйданчыгын күрсәтте. Безнең техникум да талантлар һәм хезмәт сөючәнлек хәзинәсенә зур өлеш кертте һәм «Конкурс урынын иң яхшы презентацияләү» номинациясендә җиңүче кубогы һәм дипломы белән бүләкләнде. Ярминкә бәйрәм концерты белән үрелеп барды, ә хөрмәтле кунак – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды, ул яшь җитештерүчеләр белән шәхсән аралашты. Студентларыбызга һәм укытучыларыбызга искиткеч хезмәтләре, креативлыклары һәм үз эшләренә мәхәббәтләре өчен зур рәхмәт!

#ЯрминкәКазан#Шәһәр осталары

 

 


Нет комментариев