Олы Әтнә урта мәктәбендә кызыклы очрашу узды
Район хәбәрләре

Олы Әтнә урта мәктәбендә кызыклы очрашу узды

Федераль салым хезмәтенең (ФНС) Татарстан Республикасы буенча 5нче районара инспекциясе салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге башлыгы Мөнир Шәйдуллин белән очрашу узды.

Ул 8 сыйныф укучылары белән бик мөһим һәм актуаль темага – салымнар турында сөйләште. Очрашуда түбәндәгеләр буенча фикер алыштылар:

- салымнар нәрсә ул һәм алар, гомумән, ни өчен кирәк;

- безнең илдә нинди салым төрләре бар;

- аларны кем һәм ничек түләргә тиеш;

- салым керемнәре кая бара;

- салымнар һәрберебезнең тормышына: мәктәпләргә, хастаханәләргә, юлларга, паркларга һәм башка бик күп нәрсәләргә ничек тәэсир итә?

Мөнир Әмирович балаларга катлаулы нәрсәләрне гади һәм аңлаешлы тел белән аңлатты, тормыштан һәм практикадан кызыклы мисаллар китерде.


Нет комментариев