Абрикостан кышлыкка пирог эчлеге
Рецептлар

Абрикостан кышлыкка пирог эчлеге

Кайнатма өчен 1 кг абрикос һәм 800 гр шикәр комы алабыз.

Абрикосны иттарткычтан 2 тапкыр үткәрдем дә шикәр комын кушып газга куйдым. Кайнап чыккач 20 минут кайнатып сүндердем. Суынгач тагын газга куеп кайнаттым һәм 1 кг абрикоска 1 пакет исәбеннән пектин куштым. Абрикосларым йомшак иде, иттарткычтан чыгарган масса куермый интектерде, пектинны шуңа кушып карадым. Килеп чыккан кайнатма-пирог эчлеге белэн ачык пирог пешердем.                                                          Кадрия Ишмурзина, Кукмара


Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/abrikostan-kyshlykka-pirog-echlege


Нет комментариев