Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Бик тәмле как - ясап карагыз

ВКонтактедагы дустыбыз Мәрьям Миңнегулова тәкъдим иткән бу рецепт үзенең җайлылыгы, шул ук вакытта тәмле ризык булуы белән җәлеп итте.

Әле алмаларга ерак диярсез. Хәзер килеп җитә ул – яз да. җәй дә бик тиз уза хәзер, әллә нәрсә булды бу дөньяга. Ә менә дустыбыз тәкъдим иткән рецептның срогы юк. Җыеп куегыз да, эшләп карагыз.

Алманы 4-6 кисәккә бүлегез дә, өстенә су салып пешерегез. Пешеп чыккач, суын сөзегез.
Табаны майлагыз да, 4-5 аш кашыгы чамасы масса салыгыз, шуны табада юка итеп җәегез. Шуннан соң, “Водяная ванна” кирәк – табаны су салган савыт өстенә утыртыгыз һәм 1 сәгатьләп тотыгыз. Үзегез үк сокланырсыз - как күзгә күренеп кибә.
Әгәр баллы как кирәк булса, шикәр комы сибегез. Биредә газны кысып тотуыгыз кирәк.

Нәкъ шулай ук итеп, какны башка берәр җиләк-җимештән дә ясарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев