Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Чәй табынына - җимешле печенье

Нәрсә пешерим икән, үзе җиңел бә булсын, тәмле дә булсын дисәгез. Бездән бер рецепт сезгә

Кирәк:  100 гр.маргарин, 2-3 аш кашыгы каймак, 1 стакан шикәр комы, 2  йомырка, 1 стакан крахмал, 1 стакан кипкән җимеш, 0.5 стакан чамасы  чикләвек төше, бер чеметем тоз, шул чама сода я разрыхлитель.

Маргаринны шикәр белән күпертәбез. Шуңа йомырка сарысы, каймак, он, тоз, аз гына сода я разрыхлитель  салып болгатабыз. Юылган, җебетелгән җимешләрне дә өстибез. Камыр әзер.

Аны тактага төшерик тә , 30-35 см озынлыгындагы  турыпочмаклар рәвешендә полоскалар кисәбез. Аннан соң җылы табага  тезеп, өстенә вакланган  чикләвек төше сибеп җибәрик. 

Печенье уртача кызулыктагы мичтә пешерелә. Кызарып килгәч, табаны мичтән алабыз.  һәм турыпочмакларны кечкенә кисәкләргә турыйбыз. Бераз суынгач, өлеш тәлинкәләренә салып табынга куябыз. 

Теләсәгез башка формага да кертеп пешереп була. Тәмле булсын.

Фото:https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев