Әтнә таңы

"Ханымнар" салаты

Ясап карагыз әле.

Салатны ясау өчен 2 әфлисун, 180 грамм краб ите, 2 йомырка, 1 пешкән кишер, 2 аш кашыгы әфлисун согы, укроп, петрушка, тәменчә тоз-борыч, зәйтүн мае кирәк булачак. 

Кабыгыннан чистартылган әфлисун ( апельсин), краб ите һәм кишерне  - шакмаклап, йомырканы озынча итеп турыйбыз. Әфлисун согы, тоз-борыч, зәйтүн мае, ваклап туралган укроп,петрушка салып, сак кына болгатабыз. 

Реклама

Табынга әфлисун телемнәре белән бизәп чыгарабыз. 

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: