Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Хезмәттәшебез Раилә Минибаевадан күзәнәкле кекс рецепты

Кекс пешерер өчен кирәк була:

1 стакан кефир яки әчегән сөт, 1 стакан шикәр комы, 3 данә йомырка, 1 чәй кашыгы өймичә генә чәй содасы, 2 стакан он, 2 аш кашыгы эретелгән сыер мае һәм чеметеп кенә тоз.
Эшләү тәртибе:
Камыр әзерлибез: моның өчен кефир, йомырка, шикәр комы, он һәм чәй содасын бергә кушып әйбәтләп болгатабыз.   
Газ мичендә кекс табасын җылытып алабыз һәм көнбагыш мае белән майлыйбыз. Шуннан әзер камырны табага салып чыгабыз. Бик каты тутырмагыз, чөнки пешкәндә камыр кабара.
Җылы мичкә куеп,  180-200 градуста 20-30 минут чамасы өсте матур кызгылт  төскә кергәнче пешереп алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев