Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Кымызны өйдә дә ясап була

Кымыз - эссе көндә сусынны баса торган җиңел эчемлек. Элек кымызны бия сөтеннән генә ясаганнар. Хәзер сыер сөтеннән ясау ысуллары да билгеле.

Сыер сөтеннән ясалган кымызда С витамины аз, шуңа ул биянеке кебек ачы түгел. Табиблар кымызны дәвалану максатында аз күләмдә стакан-стакан ярым гына эчәргә киңәш итәләр. 

Кымызны өйдә дә әзерләп була. Бия, сыер сөте дә кирәк түгел.

Бер литр кефирга яки оеган, ачыган сөткә 1 стакан кайнаган җылымса су, ике аш кашыгы бал, булмаса шул ук күләмдә шикәр комы кушасың. Шунда ук алдан баллы суда 2 сәгать күпертелгән (2-3 г кипкән яисә 3-5 г ачы) чүпрә кушасың да,   барысын бергә бутап шешәләргә тутырасың. Шешәнең борып ябыла торган капкачлысы яхшы. Эчемлек бер сәгатьләп вакыт үткәч, кайный, күперә башлый. Күбекләнә. Шуннан соң шешәләрне 10-12 градуслы салкын суда 2-3 көн тотасың. Ачар алдыннан салкын урында тотарга кирәк. Шуннан соң тәмен татып карасаң да була. Тәмле булсын.

Гаилә календареннән алынды.

Фото:https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев