Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Кыздырма (бәрәңге белән ит) рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан кыздырма рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: пешкән ит – 100 г, бәрәңге – 150 г, башлы суган – 30 г, кишер – 30 г, шулпа яки су – 60 мл, тәменчә тоз, борыч, кыздыру өчен үсемлек мае, яшел тәмләткечләр.

Эш барышы: пешкән итне табада ике яклап майда кыздырып алабыз. Ит өстенә ярым боҗралап туралган башлы суган, кишер, түгәрәкләп кисеп, бәрәңге куябыз, тоз, борыч сибеп, шулпа салабыз. Табаны капкач белән ябып, әзер булганчы пешерәбез.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/cooking/10-06-2020/kyzdyrma-b-r-ge-bel-n-it-retsepty-5748228

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев