Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Мәрьямнең эремчекле торты

#тәмлемарафон да катнашкан Мәрьям Миннегуловадан рецепт

Бүген эремчекле тортымнын рецептын тәкъдим итәм. 
Камыр өчен кирәк була
1 пачка майсызлыгы әз булган эремчек 
2 йомырка
1 стакан песок 
0,5 чәй калагы тоз
1,5 чәй калагы чәй содасы
Он 
Крем өчен 
Ярты литр сөт
1 стакан песок
2 йомырка 
1,5 аш калагы он
200 гр ак май өй температурасында
Эремчекне ваклыйбыз, кушабыз йомырка, тоз, песок, чәй содасын салып болгатабыз да он салып камыр әвәлибез. 1 сәгатькә салкынга куябыз. 
Кремны ясыйбыз. Сөтне җылытырга куябыз, бер савытта йомырка, песок, он салып тугылыйбыз да,  сөткә салабыз, болгата болгата пешереп бетерәбез. Крем суынгач майны салабыз. Камырны 6,7 кисәккә бүлеп, җәеп духовкада пешереп алабыз, әзер крем белән сылыйбыз да, 6,7 сәг тән соң тортыбыз әзер була.

Тәмле булсын. Сезне яратып Мәрьям.

Чыганак: https://vk.com/id37049885   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев