Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

"Наилә компоты"н ясагыз! - тәмле

Алма сезоны җитте. Нишләтеп бетермәк кирәк. Аллага шөкер, бар.

Булганны эшкәртеп була. Кемлер повидло ясый, кемдер как коя, варенье, желе ясаучылар да күп.

Ә минем сеңелем Наилә Мөбәрәкшина алмадан компот ясарга ярата. Аның тәмлелекләре. Сере нидә дисезме?

Өрек белән кара җимештә. Гадәттәгечә 3 литрлы банканы стерильләштергәч, банка төбенә туралган алма саласыз, хуҗабикәләр белә күпме кирәген, шикәр комын алманың ачылыгына карап алыгыз, 300-500 гр. кадәр. 

Һәм һәр банкага 3 өрек, 3 кара җимеш салыгыз. 

- Төшен алып тормыйм, бары тик өчәрне генә, ди Наилә. Өчтән артса тәме бозыла, дип тә өсти. 

Мин ясап карадым. Ошады. Сез дә ясагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев