Өй оеткысы - искиткеч файдалы!
Оеткының файдасы бик зур!
Танылган рус биологы Илья Мечников аны сәламәтлек эликсиры дип атады. Нәкъ менә аның фәнни тикшеренүләреннән соң ул бөтен дөньяга таралды. Мондый диетик продукт бигрәк тә ашказаны-эчәк авыруларыннан җәфа чигүчеләргә, диеталарда утыручыларга, гипертония белән авыручыларга файдалы. Эчәк микрофлорасын торгызу үзе үк күңелле бонус булачак. Шул ук вакытта бу ысул белән әзерләгән оеткы — иң майсызы һәм шул ук вакытта иң гадие.
Ингредиентлар
Сөт 800 мл
Каймак 2 а. к.
Хәзерләү
Сөтне тирән кәстрүлгә агызып утка куегыз, кайнагач сүндерегез. Аннары бүлмә температурасыннан бераз югарырак булырлык итеп суытыгыз (якынча 30 градус). Каймакны сөткә кушыгыз һәм яхшылап болгатыгыз. Кәстрүлне тукыма белән ябыгыз һәм бер тәүлеккә җылы урынга куегыз. Оеткыны төрле максатларда файдаланырга була, ә инде кара ипи белән ашасаң ул аеруча тәмле. Шулай ук аны камыр ризыкларына да өстиләр. Әгәр сезгә куе тоела икән, миксер кулланыгыз.
Чыганак: http://ideas8advise.ru/198/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев