Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Тәмле күмәч  - мин гел пешерәм

Пешереп карагыз!

Тәмле күмәч 
Мин бу рецептны кайчандыр “Лиза” журналыннан күреп пешереп караган идем. Чөнки кирәк бар нәрсә - кул астында гел булган әйберләр. Рәсеме дә бик матур иде. Бик җайлы гына күрдем. Пешердем дә аерыла алмадым. Ашарга җиңел, тәме дә тәмле. Мин үзем азрак бу рецептны төрләндереп, камырга вак җимеш тә, апельсин цедрасын да салып карадым. Ничек тә тәмле. Күмәч итсәгез дә, кабартма итсәгез дә, катлама ясасагыз да була. Пешереп карагыз. 

0,5 литр җылымса кайнаган су, 50 грамм “люкс”чүпрәсе,125 грамм майонез, 200 грамм шикәр комы, 100 грамм сыек май, чамалап тоз, кирәгенчә он алына. 

Камырны басып куеп, азрак күпертәсе, ясап табаларга куйгач, бер сәгать торгызасы. Кул астыгызда йомырка булса, өстенә йомырка сарысы сөртергә мөмкин. Булмаса да бик тәмле чыга. Мин пешергәч азрак шикәр пудрасы сибеп җибәрәм. 
Ике зур таба, кечерәк булса, өч таба да чыга. Искерми дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев