Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Тәмле һәм туклыклы

Эшләп карагыз әле. Һәрхәлдә, бу салатны бик тиз әзерләргә була.

Сезгә бик тәмле, туклыклы, карап торышка ук үзенә җәлеп итә торган “Салам” салаты рецепты тәкъдим итәргә булдык. Моның өчен кирәкле ингридиентлар:

  • 1 банка кукуруз,
  • 300 грамм ысланган казылык,
  • 2 уртача зурлыктагы кыяр,
  • 4 пешкән йомырка,
  • майонез.

Эш барышы:

Кукуруз банкасыннан рассолны түгегез. Йомыркаларны чистартып, кыярларны юыгыз. Йомырканы, казылыкны һәм кыярны салам итеп турагыз. Кукурузны да кушып, майонез белән барысын бергә бутагыз, тәменчә тоз сибәргә кирәк.

Фотодагы сыман хәләл казылык та куллансагыз, бөтенләй дә тәмле булыр.

Фоточыганак:https://pixabay.com/ru/photos/колбаса-мясо-продовольственная-есть-3386357/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев