Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Тәмле сыр рецепты

Ары авылы мәдәният йорты #Тәмлетамак #Ашларыгызтәмлебулсын хэштеглары астында тәмледән-тәмле ризык рецептлары белән таныштыруын дәвам итә. Сез дә таныш булыгыз, дуслар!

"Күпләргә үзенең күпкырлы осталыгы - гомумән, нәрсәгә тотынса да башкарып чыга торган кул остасы - Арча районының, Шушмабаш авылында туып-үскән, хәзер Күлле Киме авылы килене Закирова Кадрия өйдә тиз ясала торган сыр ясау рецепты тәкъдим итә", - диелгән мәдәният йортының социаль челтәрдәге сайтында.
3,5 - 4 л. сөт алабыз
7 бал кашыгы белән тоз
1 бал кашыгы лимон кислотасы
1 аш кашыгы уксус.
Сөтне кайнарга куябыз. Кайнап чыккан сөткә тозны, уксусны, лимон кислотасын салып болгатабыз. Сөт оеп төшә.һәм тагын 1-3 мин.кайнатабыз. Башта ук тишекле чүмеч әзерләп куярга кирәк. Өстенә 2-3 кат марля ябып, сөтне чүмечкә салабыз. Сыеклыгы агып беткәч, калган массаны марля белән тыгызлап куябыз, өстенә авыррак әйбер бастырабыз. Кичтән куеп калдырган сырыбыз иртән тулысынча әзер була. Исән-сау ризыкланырга язсын, сәламәт булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев