Торт рецепты
Блогер Исмегөл апа тәмле ризыкларының рецептларын инстаграмдагы сәхифәсенә куеп бара.
Бу юлы Исмегөл апа торт пешерергә өйрәтә.
Крем өчен 500 г каймак (20 һәм 15 процентлы каймакларны кушарга), 2 аш кашыгы шикәр комы алырга. Бу әйберләрне миксер белән болгатып, күпертергә.
Камыр өчен 3 йомырка, ярты стакан шикәр комы, 6 аш кашыгы куертылган сөт, 10 г камыр көпшәкләндергеч, 1 стакан чамасы он алырга.
Камыр өчен башта йомырканы яхшылап күпертергә, аннары аз-азлап шикәр комы салырга. Куертылган сөт, камыр көпшәкләндергеч, он салып камыр ясарга.
Камырны икегә бүләргә һәм майлы табага җәеп пешерергә. Пешкән камырны шакмаклап турарга. Камыр кисәкләрен кремга манып, тәлинкәгә өяргә.
Әзер тортның өстенә шоколад уып сибәргә, яки эретеп агызырга була.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/cooking/25-09-2020/ismeg-l-apadan-tort-retsepty-5765311
Фото:https://www.instagram.com/ismegull/?utm_source=ig_embed
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев