Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Яңа ел казы

Бәйрәм табынына

1 каз, 1,5 кг алма, 100 грамм караҗимеш, 100  грамм күрәгә, аз гына кызыл  борыч, 1 балкашык карри, үсемлек  мае, 1 кг бәрәңге, тоз, борыч алына. 

Чистартылган казның эчен-тышын  тоз белән ышкырга.  Шприц белән каз тәненә  берничә җирдән  тозлы "укол" ясарга.  Казның эченә җимешләрне салып, тегеп куярга. Казның бот-канатларын  түшкәсенә җеп белән бәйләргә. Түшенә карри порошогы  белән кызыл борыч  сөртергә.  Казны майлап, майлы табага аркасы белән куеп, янына алмалар тезәргә һәм 220 ска кадәр кыздырылган духовкада  2 сәгать пешерергә. Бүленеп чыккан сокны казның өстенә сибә барырга. 

Алмалар яртылаш пешкәч, туралган бәрәңгеләрне дә тезеп, пешкәнче тотарга.  

Н.Мөбәрәкшина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев