Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

«Юка» пешереп карагыз әле

Татар ашлары ачык төркеменнән алдык бу рецептны.

Безнең табыныбызда буген татар ашларының борынгы ризыгы «Юка»

Юканы пешерер өчен безгә кирәк булачак: 
• Оеган сөт яки катык – 1 стакан; 
• Тоз – 1 чәй кашыгы; 
• Шикәр комы – 3 аш кашыгы; 
• Уксус бн сүндерелгән сода – 1 чәй кашыгы; 
• Көнбагыш мае – 3 аш кашыгы; 
• Йомырка – 1; 
• Он. 

Камырыбыз йомшак булырга тиеш. Булачак юкабызны 6-7 кисәккә бүләбез. Кисәкләрне юка итми генә, уртача калынлыкта җәябез. Майлы табада ике ягын да кызартып пешерәбез. 

Ашларыгыз тәмле булсын!

Рецепт авторы Гөлчэчэк Мусина

Чыганак -фото: https://vk.com/tatarshlari?w=wall-107801917_45639

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев