Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ришвәтчелеккә каршы бергәләп

Әтнәдә ришвәтчелеккә каршы укучылар да көрәшә

2014 елның ахыры безгә тагын бер сюрприз әзерләгән булып чыкты. Ришвәтчелекнең тарихы, кайсы илләрдә кайчан килеп чыккан һәм аның нинди төрләре барлыгы турында районыбыз мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары бик "скоростной режим" да белем тупларга мәҗбүр булдылар. Өч-дүрт көн эчендә интернеттагы бар булган материалны барлап, иҗади сәләтләрне эшкә җигеп, 30 декабрьдә...

2014 елның ахыры безгә тагын бер сюрприз әзерләгән булып чыкты. Ришвәтчелекнең тарихы, кайсы илләрдә кайчан килеп чыккан һәм аның нинди төрләре барлыгы турында районыбыз мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары бик "скоростной режим" да белем тупларга мәҗбүр булдылар. Өч-дүрт көн эчендә интернеттагы бар булган материалны барлап, иҗади сәләтләрне эшкә җигеп, 30 декабрьдә буласы районкүләм антикоррупцион максатта оештырылачак конкурска әзерләндек. Аны район аппарат җитәкчесе булып эшләүче Галәүтдинова Гөлнара Ревалевна оештырды.

Иң башта 12 мәктәптән килгән 8 әр кешелек командаларны Күәм мәктәбенең спортзалында бик күркәм итеп бизәлгән чыршы янына җыйнап, эш тәртибе аңлатылды. Алдан ук әзерләнгән 12 кабинеттагы кураторлар үз урыннарын алгач, бәйге башланып китте. Һәр бүлектә дә укучыларның мөмкинлеге, сәләтенә карап эш ителде. Бер станциядә ришвәтчелек буенча катлаулы ситуациягә бәя биреп, икенчесендә коррупция тарихы буенча 10 сорауга җавап эзләп арыганнан соң, күрше бүлмәгә кереп яшерелгән кәгазь һәм металл акчаларны эзләү укучыларны мавыктырды да, ял да иттерде. Өй эше итеп бирелгән скетчлар да бик кызык булган дип әйттеләр, тик укучылар бер-берсенең чыгышын күрә алмадылар. Шулай ук, ак кәгазьгә маркерлар ярдәмендә, тиешле вакыт аралыгында, антиреклама ясату укучылардан фантазиянең бай булуын, иҗади сәләтне тиз арада эшкә җигә белү күнекмәләрен таләп итте.

Барысы ике сәгатьтән артык барган бәйгенең һәр юнәлешен дә, Гөлнара Ревалевна ныклы контрольдә тотты, бик кызыклы мизгелләрне үзенең фотокамерасына төшереп барды.

Ниһаять, иң кызыклы өлеше - бүләкләү тантанасына килеп җиттек. Әтнә мәктәбенең кызлардан гына торган командасына җитүчеләр булмады. Алар лаеклы беренче урыннарын алдылар. Икенче урынны Бәрәзә төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары яулады. Ә өченче урында, баллары тигез булу сәбәпле, берьюлы өч мәктәп калды: Күәм, Комыргуҗа һәм Күшәр мәктәпләре командалары. Аерып Бәрәзә һәм Күшәр укучыларын котлыйсы килә. Чөнки шарт буенча командаларга 9 - 11 сыйныф укучылары тупланырга тиеш булса, ә бу ике мәктәптән килгәннәр арасында 6 - 7 сыйныф балалары да бар иде. Чөнки алар тугызъеллык кына.

Шулай, ук җитәкче Фәрит абыйлары белән берлектә, Бәрәскә укучылары да заманча информацион технологияләр кулланып, бик тирән эчтәлекле видеофильм әзерләп килгәннәр иде. Ләкин бу хезмәт үзенә лаек бәя ала алмады. Чөнки бәйгенең күп төрләре укучыларның шул ук урында һәм шул ук вакытта сәләтләрен ачыклауга корылган иде.

Шуңа күрә дә, киләсе елга бәйгене оештырганда, бәлки, укучылар һәм укытучыларның фикерләре исәпкә алыныр дигән теләктә кайтып китте районның тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары.

Мин үзем, шушы укытучыларның методик берләшмәсе җитәкчесе буларак, мондый форматта, беренче тапкыр оештырылган бәйгедән канәгать. Дөрестән дә, укучылар һәм уытучылар, кыска гына вакыт эчендә ришвәтчелек дигән тискәре күренешнең җәмгыятебезгә ни дәрәҗәдә тирән үтеп керүен өйрәнделәр. Чүлмәк ватылгач баланы орышудан мәгънә юк дигәндәй, бу "авыруның" ил өчен никадәр куркыныч икәнлеген укучылар яшьтән белеп үсәргә тиешләрдер.

Димәк, бу бәйге шушы юнәлештә эшләүнең өр-яңа төре булып районыбызга аяк атлады. Афәрин, Гөлнара Ревалевна, хәерле сәгатьтә!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев